Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"

Адрес: 423740, Татарстан Республикасы, Актаныш районы, Актаныш авылы, Механизаторлар  урамы, 7а йорт.

E-Mail (балалар бакчасы): mdou-6@mail.ru

E-Mail (Халилова А. А.): ainaz-a@mail.ru

 

Эш сәгатьләре:

  • 5 көнлек эш атнасы;
  • көндәлек эш графигы: 7.00-17.30;
  • ял көннәре: шимбә һәм якшәмбе һәм бәйрәм көннәре

Балалар бакчасында музыка шөгыле

Сухомлинский әйткәнчә: Музыка тәрбиясе- ул баладан музыкант тәрбияләү түгел, ә иң беренче чиратта кеше тәрбияләү. Тикшерүләр күрсәткәнчә, музыка сәләтен үстерү, музыка тәрбиясе бирү кече яшьтән үк башларга кирәк. Музыканы яратсын өчен бала төрле стильдагы, эпохадагы музыкаль әсәрләрне тыңларга өйрәнергә тиеш.

Музыка тәрбиясенең төп бурычлары:

Музыка эшчәнлегенең төрләре аша һәр баланың мөмкинлекләренә карап музыкаль сәләтләрен үстерү.

Музыка культурасын формалаштыру.

Музыка шөгылен берничә төрләргә бүлеп була:

 Индивидуаль,  һәр бала белән аерым (бу төр шөгыльдә кече төркемдәге балалар белән атнага 2 тапкыр 5-10 минут һәм зурлар төркемендәге  артта калган балалар белән шөгыльләнәләр)

Группалап (яшь үзенчәлекләренә карап  атнага 2-3 тапкыр үткәрелә)

Фронталь (барлык төркемнәр белән үткәрелә)

 Эчтәлеге буенча музыка шөгылеле:

Гадәти, традицион

Доминантлы

Тематик

Комплекслы була

Гадәти шөгыль музыкаль эшчәнлекнең барлык төрен дә (музыкаль- башкару, үзләштерү, иҗат) үз эченә ала.

 

Доминантлы - музыка шөгыленең  бер эшчәнлеге генә өстенлек итә.  Әгәр дә шөгыльнең берәр элементы начаррак чыга икән, яки балалар белеп бетерми икән, мәсәлән, ритм тоемлау хисен, бу очракта доминантлы шөгыль аеруча да уңыйлы  

 

Тематик шөгыль. Бу очракта шөгыльнең темасы була, һәм үзенә барлык төр эшчәнлекне дә берләштерә.

 

Комплекслы шөгыль - ул сәнгатьнең  төрләре белән үзара бәйләнеше - музыка, рәсем, әдәбият, театр һ.б. Мондый төр шөгыль катлаулырак һәм тәрбияче белән алдан сөйләшеп эшләнә. Уртанчылар төркеменнән башлап, айга 1 тапкыр үткәрелә.

Балалар музыка эшчәнлегенең беренче һәм алдынгы төре булып - тыңлау тора. Ул- музыкаль әсәрләр тыңлау яки  яңа  җырлар өйрәнгәндә тыңлау булырга мөмкин.

 

Музыка шөгыленең структурасы: музыкаль- ритмик хәрәкәт, көй тыңлау, җыр башкару, уен я бию.

 

1.Кереш өлеш: музыкаль-ритмик хәрәкәт.

Максат: баланы шөгыльгә көйләп җибәрү,  бию күнекмәләрен үстерү, өйрәнәсе биюнең, хороводның хәрәкәтен өйрәнү.

 

Төп өлеш:

А) Көй тыңлау.

Максат­­- төрле характердагы көйләрне тыңлау.  Характерын ачыкларга, эчтәлеген аңларга өйрәтү.

Б) Җырлау

Максат: җыр күнекмәләренә өйрәтү. Бала чиста итеп, көчәнмичә җырларга, җырны тәрбияче белән бергә башлаурга һәм тәмамларга тиеш.

В) Музыкаль- дидактик уен

Максат: Балаларны музыкаль уен кораллары белән таныштырырга, хәтерләрен, иҗади хыялларын үстерү

  

Тәмамлау өлеше: Уен яки биюләр

Максат: Балаларда яхшы, күтәренке кәеф булдыру, киләсе музыка шөгыленә бару теләгенә ирешү.

 

Әгәр дә музыкаль шөгыль алдан уйланып эшләнсә, тәрбияче материал белән таныш булса- музыка шөгыле аеруча да отышлы булачак.

Шөгыльләрдә кирәкле әсбапләр- музыка уен кораллары (бубен, барабан, өчпочмак, металлафон, кашыклар, трещотка, погремушка);

Музыкаль уенчыклар- уенчык орган, пианино, гитара;

Музыкаль- дидактик уеннар;

Экран, музыкальный центр, классик музыкалар дисклары, ноталы китаплар.

Театр почмагы, уеннар өчен атрибутлар һәм костюмнар.

 

Мин алдан сезгә музыка шөгыленең структурасын әйтеп киткән идем. Ул төрләнергә дә мөмкин, аны җыр белән яки көй тыңлаудан  да башларга мөмкин.  Шуларны карап китик әле:

 

Әгәр дә шөгыль көй тыңлаудан башлана икән, мондый очракта балаларга залга көйсез керсәләр дә була. Болай аларның игътибары  көй тыңлауга гына юнәлә. Көй тыңлагач җыр җырласаң яхшырак булачак. Шөгыль азагында бию өчен кыска музыкаль- ритмик хәрәкәт кирәк.

Әгәр маршка керсәләр -  музыкаль-ритмик хәрәкәт кирәк була предметлар белән яки предметларсыз, бию хәрәкәтләре, образлы хәрәкәтләр). Соңыннан җыр җырлау.  Җыр бетүгә таныш булган музыкаль әсәрне һәм яңа өйрәнәсе уенның көен тыңлату, соңыннан уенның тәртибен аңлату һәм уенны уйнау.

 Әгәрдә шөгылегездә  иҗади биремнәр кулланасыз икән, мәсәлән, җыр яки биюдә, димәк аны шөгыль башында үткәрергә кирәк. Балалар актив булган чагында.

Җыр өлешендә дә тукталып китәсе килгән иде. Балалар җырларга бик яраталар. Җырлаганда хәтер, ритмны тоемлау хисе, ишетү сәләте үсә. Җырлаганда бала көчәнмичә, кычкырмыйча җырларга тиеш. Кычкыру- баланың тавышын боза, нерв системасына тискәре йогынты ясый. Тәрбияче үзе дә кычкырмыйча сөйләшергә тиеш. Җырларны дөрес тональността сайлау мәҗбүри. Әгәр дә  җырның фонаграммасы балага туры килми икән, көчәнеп җырлый икән, баланы интектереп җырлатырга да кирәкми. Хәзер тональностне көйли торган программалар бар, Мәдәният сараены барсагыз да анда сезгә ярдәм итерләр.

 

Уртанчылар төркемендә балалар югары, түбән көйләр аерырга тиеш.

Зурлар шушы белемнәрен ныгытып уртача регистрдагы көйләрне танырга тиеш.

5-6 яшьтәге балалар мелодиянең барышын аера белергә тиеш. Моның өчен “Лесенка”, “Эхо” Е. Тиличееваның ярдәмгә килә.

 

Балаларның диапазоны:

2 кечкенәләр төркеме: ре(1) – ля(1)

Уртанчылар төркеме: ре(1)- си(1)

Зурлар  төркеме: ре(1)- до(2)

Мәктәпкә әзерлек төркеме: ре(1)- ре(2)


Хөрмәтле ата-аналар! Сезгә балалар белән бергә, әлеге музыкаль әсәрләрне тыңларга тәкъдим итәм