Үзем турында


Мин, Халилова Айназ Айдаш кызы, 1988 елның 17 январенда Актаныш районы Иске Сәфәр авылында 2 бала булып туганмын. Миңа 2 яшь булганда Актанышка күчендек. 1990 елны 6 санлы Каенкай балалар бакчасына йөри башладым. 1995 елны Актанышның 2 санлы урта мәктәбенә укырга кердем.

2005 елда мәктәпне 4-5 билгеләренә генә тәмамаладым. Шул ук вакытта Актаныш сәнгать мәктәбенең вокал, фортепиано, бию бүлекләрендә укыдым.

2005 елда Яр Чаллы педагогик көллияткә укырга кердем.

2008 елда үзем тәрбияләнгән 6 санлы Каенкай балалар бакчасына музыка җитәкчесе булып эшкә кайттым.

2008-2011 елларда ИЭУП укыдым - психолог, психология укытучысы белемен үзләштердем.

2009 елда Халилов Рушан Өлфәт улы белән гаилә кордык. Кызыбыз Алинәгә- 6 яшь, улыбыз Сәидкә - 3 яшь.

2014 елдан 1 санлы Умырзая балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшлим.


Иң беренче алсу булып,

Ал таң ата Актанышта.

Каршылыйбыз якты таңны,

Сөенеп тэ, шатланып та.

 Мин дә гузәл Актанышның,

 Бер нәни кыйпылчыгы.

 Тал-тирәккә кунып сайрый,

 Һәр якның үз кошчыгы.

 

Белмәгәннәр белсеннәр дип,

Таныштырып китим әле.

Фамилиям - Хәлилова,

Исемем Айназ минем.

 

88 нче елда тудым,

Актаныш авылында, 

Балачагым гөрләп утте,

Ямьле Агыйдел буенда.

Кызым Алинә, улым Сәид,

Әле алар нәниләр.

Мәктәпкә һәм бакчага

Бик тә теләп йөриләр.

 

"Каенкай" бакчасында,

Музыкант мин белегез!

Безнең яңа бакчабызны,

Сез бер килеп курегез!

 

Балаларны өйрәтәм мин,

Матур итеп җырларга.

Җырлар аша өйрәтәм мин,

Сәнгатьне яратырга.

 

Бәйрәмнәр дә уткәрәбез,

Уткәрәбез кичәләр.

Әти - әни кунак булып,

Килде безнең кичәгә.

Икенче санлы мәктәптә,

Укыдым "4" кә "5" кә.

Сәнгать мәктәбенә йөрдем,

Иренмәдем мин һич тә.

 

Музыкант булыр өчен,

Чаллыда укыдым мин.

Институтны бетереп,

Психолог та булдым мин.

 

Узем йөргән "Каенкай"да,

Хезмәтемне башладым

Остазым Мәүлидә ападан,

Тәҗрибәләр тупладым.

 

Тормыш юлдашым Рушан минем,

"Россельхозбанк"та эшли ул.

Үзе уңган, үзе булган,

Бар эшкә дә оста ул.

Өйрәнәбез җыр – моң аша

Халкыбызның йолаларын

Үз баладай якын күрәм

Барчасын да мин аларның.

 

Биим дә мин, җырлыйм да мин,

Сабыр да мин, батыр да мин.

Җаваплы, авыр хезмәтнең

Күрсәм иде хөрмәтен.

 

Язылмаган чиста дәфтәр,

Куңелләре балаларның .

Җырга – моңга, матурлыкка

Өйрәтикче, без аларны.

Тәүге изгелек орлыгы чәчик,

Сабыйларнын нәни куңеленә,

Мәрхәмәтле булыйк, сабыр булыйк,

Игелекләр кылыйк без көн дә!