Музыка... музыка...

Бала акыллы, шат, көләч, миһырбанлы булып үссен өчен без, өлкәннәр, аны матурлык һәм сөюгә чорныйбыз. Театр, музыка, сынлы сәнгать – мондый матурлыкның бетмәс-төкәнмәс чишмәсе булып тора. Нәкъ сәнгать баланың хис-тойгыларын үстерә, фантазиясын баета.

 

Музыка, сынлы сәнгать, театрның тарихы бай һәм борынгы. Педагогның бурычы – балага аша сәнгать мирасын кабул итергә өйрәнергә ярдам итү. 

 

Мәктәпкәчә балаларны матурлык доньясына җәлеп итү өчен музыка җитәкчесенә күп көч түгергә туры килә. Шуларның бересе – комплекслы күнекмәләр. Аларның барышында матур итеп җырларга, биергә, шигырь сөйләргә өйрәнә,  әкияттән инсценировка куялар, әвәләйләр, аппликациялар эшлиләр. Боларның барысы белән дә шөгыльләнү баланың күңел дөньясын үстерә, матурлыкны күрергә өйрәтә.

 

Баланың рухи дөньясын үстерүдә фольклорның да әһәмиәте ҙур. Чөнки халык йолалары кечкенәләрне әхлаки яктан да тәрбияли. Халык мәкалләрен, әйтемнәрен, тизәйткечләрен әйтеп, халык уеннарын  уйнап, бала эмоциональ яктан ачыла, ҙур теләк белән мондый уен-күнекмәләргә кушыла. Ә балаларның үзләренә шушы йолаларны сәхнәләштерергә кушканда! Мәсәлән, Карға боткасы, Нәүрүз, Сабантуй һ.б. Мондый күңелле уеннардан бер бала читтә торып калырга теләмәячәк. Классик музыкалар да балалар өчен бик кирәк.

 

Комплекслы күнекмә үткәрү бар педагогик коллективның җитди әзерлеген тәлап итә.

Өлкәннәр үз эшенә җаваплы караган очракта гына бала хис-тойгылы булып, сәньгатне яратып үсәчәк